Минтимер Шәймиев өч мөфти - Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин һәм Камил Сәмигуллиның уртак хезмәтен хуплады

03 август 2017 ел 13:31
Минтимер Шәймиев өч мөфти - Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин һәм Камил Сәмигуллиның уртак хезмәтен хуплады

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышында ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев өч мөфти - Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин һәм Камил Сәмигуллиның татар халкының рухи-әхлакый мирасын саклау һәм үстерү өлкәсендә уртак хезмәтен хуплады. Ул мөфтиләрнең хезмәттәшлеге һәм "кулга кул тотынышып" башкарган эш нәтиҗәсендә Россиядә беренче тапкыр Болгар ислам академиясе ачылуын билгеләде. "Бу - халкыбызның бик зур уңышы", - диде Минтимер Шәрипович.  

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Болгар ислам академиясе турында бабаларыбызның традицион рухи кыйммәтләренә таяначагын һәм рухи мәгърифәт үзәге булачагын әйтте. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы