string(36) "http://dumrt.ru/news/news_18226.html"
08.08.2017 15:33

Бүген Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов һәм нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Марсель Миргалиев Яшел Үзән районындагы бишенче төзәтү колониясендә булды.

Тоткыннар белән очрашу төзәтү колониясендә эшләп килүче мәчеттә башланып китте. Дин әһелләре белән аралашырга ислам дине гыйбадәтләрен үтәүчеләр җыелды. Кунаклар алып килгән тәм-томнарны авыз итеп, чәй өстәле артында  хөкем ителгәннәр үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында сөйләде, хәзрәтләрнең фикерләре белән кызыксынды. Сөйләшү барышында Корбан гаетенә әзерлек алып бару, гает намазын үткәрү, корбан ите белән тәэмин итү хакында да әйтелде.

Форсаттан файдаланып нәзарәт вәкилләре шулай ук колониянең җитештерү өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышты, колония хәзмәткәрләре һәм башка тоткыннар белән аралашты.

Мәгълүм булганча, Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Колониягә тоткыннар белән эшләү өчен махсус имамнар әзерләү, аларны эшләтүдә аерым эш алып барыла. Яшел Үзән районындагы бишенче төзәтү колониясенә дә атнаның һәр чәршәмбесендә имам Ленар хәзрәт Сәләхов килеп дәресләр бирә һәм тоткыннарны борчыган сорауларга җавап бирә.