12 август көнне Татарстаннан беренче төркем хаҗилар хаҗга кузгала. 49 хаҗины изге сәфәргә үзенең хәер-фатихаларын биреп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатачак. Мөфти хаҗилар белән “Казан” халыкара аэропортында 20.00дә очрашып аралашачак. Журналистларга чарада катнашу өчен 89172939706 (Резеда) номеры буенча аккредитация үтү сорала. Журналистларны 1нче терминалда "Сладкоежка" кибете янында каршы алачаклар.
Мәгълүм булганча, шимбә көнне китәчәк хаҗилар Мәккәгә “Хаҗ-эконом” программасы буенча бара.Ул катнаш маршруттан тора: татарстанлылар башта "Әзербәйҗан авиалиниясе" авиация маршруты белән Казаннан Дубайга очачак, аннары автобусларда Мәккәгә юл тотачак. Сәфәрнең озынлыгы 20-25 көн тәшкил итә, шуларның 19-22 көне Мәккәдә, 3 көне Мәдинә үтәчәк. Татарстанлыларны юлда һәм Сәгуд Гарәбстанында тәҗрибәле җитәкче озатып йөриячәк.