string(36) "http://dumrt.ru/news/news_18234.html"
09.08.2017 16:37

Бүген "Мөхәммәдия" Казан югары мөселман мәдрәсәсендә  мөгаллимнәр шурасы утырышы булды. Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган җыелышта мөгаллимнәр һәм экспертлар уку йортында гарәп телен укытуны көчәйтү һәм кирәкле уку әсбаплары белән тәэмин итү хакында сөйләште. Җыелыш барышында "Мөхәммәдия"дә республика мәдрәсәләрендә беренчеләрдән булып яңа уку алымнары кертеләчәге хакында әйтелде.

- Татарларда гарәп телендә язылган бик бай дини мирас бар. Гарәп теле бу уңайдан теге яки бу мәдәниятны халыкара мөселман дөньясы белән тоташтыручы мөһим факторларның берсе. Инкыйлабка кадәр "Мөхәммәдия" шәкертләре чыгарылыш эшләрен гарәп телендә генә язган һәм безгә әлеге традицияне кире кайтарырга кирәк. Без исламны  мирасыбызга таянып һәм Аллаһ тарафыннан ничек иңдерелгән, шулай өйрәтергә тиеш.

Әлеге максатны тормышка ашырганда мөфти хәзрәтләре  сүзләренчә, уку-укыту программасына үзгәрешләр кертү таләп ителәчәге хакында ассызыклады. "Бу мәсьәләдә "Мөхәммәдия"нең башлангыч чорларына игътибар юнәлтүегезне сорыйм. Ул вакытта уку-укыту программасы күренекле дин галимнәребез тарафыннан эшләнгән. Безнең максатыбыз хәзер дә актуальлеген югалтмаган классик хәзмәтләргә кире кайту".

Мөгаллимнәр Камил хәзрәтнең фикерләрен хупладылар. Шура әгъзалары шулай ук фәннәр буенча уку-укыту сәгатьләрен бүлү, уку әсбапларына кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.