"Зәкят" фонды 5 яшьлек Азалия Хәйретдинованы дәвалауга акча җыя

09 август 2017 ел 17:16
"Зәкят" фонды 5 яшьлек Азалия Хәйретдинованы дәвалауга акча җыя

Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды ДЦПның авыр формасыннан интегүче Азалия Хәйретдинованы дәвалауга акча җыя. Сабый 24нче атнада дөньяга килә һәм туганнан соң 1200 грамм авырлыгын да тиз генә югалта башлый, балада төрледән-төрле авырулар табып кына торалар. Реанимациягә эләккәч Азалиядә эпилепсия барлыгы ачыклана. Монардан тыш, ике айлык вакытында нарасый күзенә операция кичерә һәм ул шактый уңышлы гына үтә. Ләкин кызның хәрәкәтчәнлеген арттыру өчен бирелгән дарулар әлеге операциянең  нәтиҗәләрен юкка чыгара: Азалия күрү сәләтен бөтенләйгә диярлек югалта. Хәзерге вакытта Азалия күрми, утырмый, йөрми һәм сөйләшми. Сабыйның физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, якыннары сүзләренчә, ул көчле рухлы.

Табиблар киңәше белән Азалия һәр ай Казанда теренәкләнү үзәкләрендә дәвалана. Бер девалау курчы 85 мең тәшкил итә һәм әлеге сумма һәр ике ай саен Хәйретдиновлар гаиләсе өчен бик кирәк. Азалиянең әлегә иң беренче максаты - утырырга өйрәнергә. Баштарак кызның әти-әнисе дәвалау өчен үзләре акча җыя алган, туганнары һәм дуслары ярдәм иткән, ләкин хәзер әлеге гаилә "Зәкят" фондына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

Чираттагы дәвалау курсы якынлашып килә, ләкин Хәйретдиновлар гаиләсендә кирәкле сумма әлегә юк. Аларга 85 мең 255 сум  акча таләп ителә. Балтач районының бер авылында гомер кичерүче гади гаилә өчен мондый зур күләмдәге сумманы җыю мөмкин түгел, шуңа күрә алар хәйриячеләр һәм бәләкәй кешенең авыр язмышына битараф булмаучылардан ярдәм сорый. Азалиягә СБ 639002629014626229 (Карта Альметова И.М.) картасына акча күчереп, яисә 7715 (50 сум) номерына ЗАКЯТ сүзе һәм теләгән сумманы күрсәтеп СМС-хәбәр юлларга була. Ярдәм итү өчен башка юллар да бар. Белешмәләр өчен: 225-33-22.

Аллаһ Тәгалә барчабызның да изге гамәлләрен һәм ниятләрен кабул әйләсен!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы