string(36) "http://dumrt.ru/news/news_18240.html"
10.08.2017 10:50

Бүген Диния нәзарәтенә Согуд Гарәбстаны кунаклары килде.  Эр-Риядтагы ислам университеты мөгаллиме Салих Мәҗид һәм журналист, җәмәгать эшлеклесе Мөхәммәд Мәҗид Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Чит ил кунаклары җирле мөселманнарның тормышы, татар халкында ислам тарихы һәм дини оешмаларның республикадагы эшчәнлеге белән кызыксынды. Камил хәзрәт аларга Диния нәзарәте һәм аның карамагындагы оешмаларның эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйләде, мәгариф өлкәсендәге казанышлар, проектлар хакында, шул исәптән яңа уку елында рәсми төстә Болгар ислам академиясе ачылачагы хакында хәбәр итте.