string(36) "http://dumrt.ru/news/news_18241.html"
10.08.2017 10:28

"Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан “Мохтаҗларны тукландыр” акциясе башлануын белдерә. Әлеге акция кысаларында фонд мохтаҗларга – авыру кешеләргә, инвалидларга, ялгыз картларга, ятимнәргә корбанлык сатып алу өчен акча җыя. Корбанлык бәясе (терлекне чалу, эшкәртү һәм таратуны да кертеп) 7500 мең сум.

Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресы буенча яки +7 (843) 225-33-22 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз. Сарыклар саны чикле. Гаризалар 25 августка кадәр кабул ителә.