Бүген Лаеш районының Олы Кабан авылында тантаналы төстә яңа "Хава" дигән мәчет ачылды. Мәчеткә төп иганәче, төзелеш эшләрен башлап җибәрүче һәм аның хәзерге имам-хатыйбы Рәшид хәзрәт Вильдановның әнисенең исеме бирелде. Ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Лаеш районының башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадиев, авыл халкы катнашты.
Төзелеш эшләре моннан 3 ел элек башланып китә һәм бу эштә татарлар гына түгел, ә руслар, чувашлар, әрмәннәр, таҗиклар өлеш керткән. Мәчетнең гомуми мәйданы 100 кв. м. тәшкил итә һәм ул 150гә якын кешене сыйдыра. Аның аскы катында 100 кешегә исәпләнгән уку-укыту залы, хатын-кызлар өчен аерым дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр дә каралган. Мәчет каршында балалар өчен спорт мәйданчыгыннан һәм вакыфлы икмәк пешерү йортыннан торган комплекс эшләп килә.
Мөфти Камил хәзрәт ачылышта мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сүзләрен искә төшерде: "Кем мәчет төзетә, шуңа урын җәннәттә булыр". Ул шулай ук халыкка дини асылларыбызга, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә кайтуга өндәп кыска гына вәгазен ирештерде. Чыгышы ахырында Камил хәзрәт мәчетнең имам-хатыйбына дини эштә уңышлар теләп бәйрәм чапаны бүләк итте.
Җыелган халык каршында Лаеш администрациясеннән Михаил Фадиев һәм мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да чыгыш ясады. "Аллага шөкер, Татарстанда юл буйларында мәчетләр ачылып тора. Без Аллаһка моның өчен рәхмәтле булырга тиеш һәм шөкер кылырга. Догаларыбызда Ватаныбызга иминлек һәм тынычлык сорап дога кылырга онытмаса идек", - дип әйтте хәзрәт.
Тасманы кискәннән соң, кунаклар мәчет белән якыннанрак танышты һәм күмәкләшеп өйлә намазы укыды. Лаеш районына сәфәре кысаларында мөфти хәзрәтләре шулай ук район башлыгы Михаил Афанасьев белән очрашып аралашырга вакыт тапты. Ике як райондагы дини вәзгыять хакында фикер алышты.