12нче август көнне Балтачның Яңа Салавыч авылында "Балтач нуры" мәчетен ачу тантанасы булды. Әлеге истәлекле чарада Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең Баш казые, районыбыз имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башлыгы Рамил Нотфуллин, үзәк мәчетнең имам-хатибы Рамил хәзрәт Бикбаев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов катнашты.
Сабыйлар чыгышы белән башланып киткән әлеге тантана - авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. "Балтач төбәгенең республикада үз урыны бар, аның халкы әхлаклы, мәчетләре тулы, чөнки җитәкчеләре кешелекле, әйдәп баручы Җәлил хәзрәтләре бар," - дип искәртте кунаклар. Ильяс хәзрәт Җиһаншин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде һәм мәчет төзелешенә үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Яңа мәчеткә бертавыштан имам сайланды, Раббыбызга тәкбир сүзләре әйтелде.