Күптән түгел нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды ДЦПдан интегүче Азалия Хәйретдинованы дәвалауга акча җыя игълан иткән иде. Кеше кайгысына битараф булмаучылар ярдәме белән Азалия чираттагы дәвалау курсын "Мәрхәмәтле куллар" тернәкләнү үзәгендә үтә алачак. "Зәкят" фонды һәм Хәйретдиновлар гаиләсе изгелек кылучыларга зур рәхмәтләрен белдерә.
Мәгълүм булганча, Азалия 24нче атнада дөньяга килә һәм туганнан соң 1200 грамм авырлыгын да тиз генә югалта башлый, балада төрледән-төрле авырулар табып кына торалар. Реанимациягә эләккәч Азалиядә эпилепсия барлыгы ачыклана. Монардан тыш, ике айлык вакытында нарасый күзенә операция кичерә һәм ул шактый уңышлы гына үтә. Ләкин кызның хәрәкәтчәнлеген арттыру өчен бирелгән дарулар әлеге операциянең нәтиҗәләрен юкка чыгара: Азалия күрү сәләтен бөтенләйгә диярлек югалта. Хәзерге вакытта Азалия күрми, утырмый, йөрми һәм сөйләшми. Сабыйның физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, якыннары сүзләренчә, ул көчле рухлы.