Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаныннан килгән кунаклар белән очрашты. Дөнья буйлап сәяхәт итүче Мәдинә кунаклары Россия шәһәрләреннән нәкъ менә Казан белән танышырга булган. 4 ай эчендә алар күптөрле Европа илләрендә булган һәм хәзер Һиндстанга юл тота.
Камил хәзрәт мөфтият кунакларына татар халкының тарихы һәм мәдәнияты, билгеле ислам дине галимнәре һәм аларның эшчәнлеге, шулай ук мөфтият эшчәнлеге турында сөйләде. Гарәпләр үз чиратында Казаннан алган тәэсирләре белән бүлеште.