Диния нәзарәте һәм "Зәкят" фонды Корбан бәйрәм уңаеннан "Сөючеләр фида кыла" акциясен игълан итә. Әлеге акция кысаларында өч авыру балага акча җыю планлаштырыла: Тимур Фазлиев, Павел Воробьев һәм Рәзил Халиков.
Тимур Фазлиевка 10 яшь. Табибларның Тимурга дөрес диагноз куймау нәтиҗәсендә бала авыр формадагы ДЦП белән авыра башлый һәм күрү сәләтен югалта. 10 яшендә генә булуына карамастан, сабыйның күзенә һәм аягына берничә операция ясаганнар. Тимурның күрү сәләтен кире кайтарып булмаса да, аны аякка бастырырга була.
Хәзерге вакытта Тимур махсус үзәкләрдә һәм санаторийларда дәвалану уза, коррекцион мәктәптә белем ала һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.Тимур рус һәм татар телен белә, вокал белән шөгыльләнә һәм җырларга ярата. Якыннары сүзләренчә, бик кызыксынучан. Быел Тимур "Йөрәкле шәһәр - Сердца города" дип исемләнгән инклюзив гаилә фестивалендә үзенең җырлары белән катнашты. Ул үзе йөри белми, ләкин киләчәктә аякка басырмын дип хыяллана. "Мин дә, Аллаһ Тәгалә теләсә, үз аякларымда йөриячәкмен", - дип әйтә ул әнисенә.
Бүгенге көндә тернәкләнү узу өчен 39 мең 500 сум акча җыелган, ә давалау курсы 135 мең тәшкил итә. Тимурга 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе язып җибәреп, яки терминал аша Сбербанкка акча күчереп була. Фазлыевлар гаиләсе изге йөрәкле кешеләрнең ярдәменә өметләнә.