Мөфти укучыларны Белем көне белән котлады һәм букчалар бүләк итте

17 август 2017 ел 12:26

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә мәктәп балалары белән очрашты, якынлашып килүче Белем көне белән котлады һәм “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында мәктәп кирәк-ярагы тутырылган укучы букчалар бүләк итте.

Быел Диния нәзарәтеннән адреслы хәйрия ярдәмен 80 бала алачак. Алар күп балалы һәм аз керемле, шулай ук инвалид гаиләләрдән. Мөфти кулыннан бүләкләрне алырга нәзарәткә әти-әниләре җитәчелегендә 40 бала килде.

Чара “Зәкят” фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин сүзләре белән башланып китте. “2016 елда 40 букча тараткан булсак, быел исә 80 балага букчалар ала алдык. Әлегә алар башлангыч сыйныф укучылары өчен генә, ләкин киләчәктә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче урта һәм югары сыйныф укучылары өчен дә ярдәм күрсәтергә өметләнәбез”, - дип әйтте Ирек хәзрәт һәм кайбер балалар өчен аларның физик үзенчәлекләрен күздә тоткан букчалар алынуын хәбәр итте.

- Әлеге акциягә “Зәкят” фонды чакыруы буенча берничә меценат җәлеп ителде, - дип билгеләп үтте фонд җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин. – Алар арасында эре эшмәкәрлек вәкилләре дә, шулай ук гади халык та бар. Безнең үтенечебезне кире какмыйча ярдәм күрсәтүчеләргә бик рәхмәтле без һәм хәйрия эшебезгә башкаларның да кушылуын теләп калабыз.

Аннары очрашу мөфти Камил хәзрәтнең балалар белән аралашуы белән дәвам итте. Ул җыелган халыкка белем алуның әһәмияте хакында һәм мөселман галимнәре башлангыч биргән фәннәр хакында кызыклы итеп сөйләде. Мөфти сүзләренчә, зур ачышлар ясаган мөселманнар Европа галимнәрен күп гасырларга узып киткән. Аерым алганда, мөфти хәзрәтләре алгебрага нигез салган Хорезминың исемен искә төшереп китте.

Балаларны сөйләшүгә җәлеп итү өчен Камил хәзрәт аларны фикерләргә этәрә торган сорауларын бирде һәм алар белән бергәләп җаваплар эзләде. “Мөселман кешесе белем алганда башкалардан тырышлыгы белән аерылып торырга тиеш”, - дип вәгазьләде хәзрәт.

Очрашу мөфтинең букчалар бирүе белән дәвам итте. Ахырда күмәк фото да ясадылар.

Социаль эшчәнлек  –  Диния нәзарәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсе һәм ул “Зәкят” фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Әлеге фонд үз эшен 1998 елда башлап җибәрә һәм республикада беренчеләр арасында хәйрия эшенә алына. Ул зәкят һәм садака җыю, өләшү белән шөгыльләнә. “Зәкят”нең төп максаты – социаль яктан мохтаҗ булучыларга ярдәм итү йөзеннән финанслар җәлеп итү. Аеруча зур эш авыру балаларга ярдәм итү юнәлешендә башкарыла. 2017 елда гына да фонд 39 баланың дәвалау курсын тәүләү өчен акчалар табып бирә. Барлыгы 2,3 млн күләмдә акча җыела. 2017 елның 1 августына 2 млн сум акча җәлеп ителгән.

2016 елда фондта мохтаҗларга, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәгеләр өчен бушлай кием бирү пункты эшли башлады. 2016 елдан башлап фонд атна саен хәйрия ашлары оештыра һәм 100гә якын мохтаҗны кайнар аш белән тәэмин итә. Хәйрия ашлары атнага ике тапкыр үткәрелә.

Азык-төлек белән зур ярдәм бәйрәм вакытында аеруча күп башкарыла. Үткән ел Корбан бәйрәм көннәрендә мохтаҗларга һәм социаль оешмаларга 4 тонна корбан ите бирелә. Монардан тыш, 2017 елның Рамазанында  күп балалы һәм мохтаҗ гаиләләргә 1 тонна азык-төлек таратыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана