Гает көннәрендә Казанда корбан чалу өчен 25 махсус мәйданчык эшләячәк

17 август 2017 ел 13:51

Бүген нәзарәттә "Татарстанда Корбан бәйрәмен үткәрү" темасына матбугат очрашуы булды. Мөбарәк Корбан бәйрәменә кагылышлы сорауларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, "Вакыф" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җавап бирде.

Конференция Камил хәзрәтнең Корбан гаетен үткәрүнең мөһимлегенә багышланган вәгазе белән башланып китте. Ул быел олуг бәйрәмнең җомгага һәм Белем көненә туры килүен билгеләп үтте.

- Ел саен Корбанны Ураза гаете үтеп 70 көн узгач билгеләп үтәбез, ягъни зөлхиҗҗәнең 10нчы көнендә. Шулай итеп, Корбан быел 1 сентябрьгә туры килде, - дип әйтте Камил хәзрәт. - Бәйрәм вәгазе Казанда 04.30 да, ә гает-намазы 05.00дә булыр. ТНВ каналы Галиев мәчетеннән елдагыча турыдан-туры трансляция алып барачак. Мэрия белән килешеп җәмәгать транспорты да сәгать 4тән эшли башлар дип планлаштырыла. Нәзарәтнең казыйлар шурасы карары нигезендә быел нисаб күләме 20 мең тәшкил итә. Әгәр сезнең 1,2, 3 сентябрь көннәрендә әйләнештә 20 мең кулланылмаган акча бар икән - корбан чалу вәҗиб була.

Мөфти сүзләренчә, нәзарәтт корбан итен аз керемле гаиләләргә, мәдрәсә шәкертләренә, РИУ студентларына һәм тоткыннарга таратачак.

Казанда корбан чалу ничек оештырылачагы хакында журналистларга Мансур хәзрәт Җәләләлетдинов сөйләде. Аның сүзләренчә, корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланачак һәм махсус мәйданчыкларда башкарылачак. Казанда моның өчен 24 мәчеттә  урыннар каралаган, шулай ук аерым комплекс эшләп килә. Сарык бәясе 7 меңнән башлана. Якынча Казанда 10 меңгә якын сарык чалыначак.

 - Бәйрәм көннәрендә чалу процессы артыннан нәзарәт һәм җаваплы оешмалар күзәтеп торачак, - дип әйтте Мансур хәзрәт. - Чит җирләрдән медицина белешмәсеннән башка хәйваннар кертә алмаячаклар. Шәһәргә кергәндә махсус тикшерү пунктлары эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана