string(36) "http://dumrt.ru/news/news_18314.html"
18.08.2017 15:39

Әлмәт мәдрәсәсенең кичке бүлегенә быел укулар 28 сентябрьдән башлана. Дәресләр үзәк мәчеттә  һәр пәнҗешәмбе һәм җомга 18.00дән 21.00гә кадәр үткәреләчәк. Кичке бүлек шәкертләре гарәп теле, тәҗвид, ислам дине нигезләре, сира һәм башка фәннәр өйрәнәчәк. 

Мәдрәсәнең кичке бүлегенә укырга керү өчен: паспортның, ИННның, Снилсның күчермәләрен, шулай ук 3Х4 фото китерү сорада. Уку 4 ел дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен:   8-962-561-63-85 Марат хәзрәт.