"Сөючеләр фида кыла": Тимур Фазлыевны дәвалауга 44 мең 576 сум җыелган

21 август 2017 ел 15:51

Диния нәзарәте һәм "Зәкят" фонды Корбан бәйрәме уңаеннан "Сөючеләр фида кыла" акциясен игълан иткән иде. Әлеге акция кысаларында өч авыру балага акча җыю күздә тотыла. Алар арасында Тимур Фазлыев та бар.

Тимурга 10 яшь. Табибларның Тимурга дөрес диагноз куймау нәтиҗәсендә бала авыр формадагы ДЦП белән авыра башлый һәм күрү сәләтен югалта. 10 яшендә генә булуына карамастан, сабыйның күзенә һәм аягына берничә операция ясаганнар. Тимурның күрү сәләтен кире кайтарып булмаса да, аны аякка бастырырга була.

Хәзерге вакытта Тимурга кыйбатлы тренажер кирәк: йөрүне имитацияләгән Имитрон" дигән  әлеге аппарат 135 мең тора. Бүгенгә кирәкле суммадан 44 мең 576 сум җыелган. Тимурга 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе язып җибәреп, яки терминал аша Сбербанкка акча күчереп була. Ярдәм итүнең башка юлларын 8-987-225-33-22 номеры аша белешә аласыз. Фазлыевлар гаиләсе изге йөрәкле кешеләрнең ярдәменә өметләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана