ЮНЕСКО исемлегенә Татарстандагы тагы бер объект кертелде

21 август 2017 ел 22:16

Зөя утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде. Әлеге карар ЮНЕСКО Комитетының 41 нче сессиясендә Краков шәһәрендә кабул ителде. Кичә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турында сертификат тапшыру тантанасы булды.

Анда ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук чакырылган кунаклар арасында булды.

Ирина Бокова сертификат тапшырганда Россия Федерациясе белән бергә Татарстан Республикасының ЮНЕСКОның дини мәдәни мирасын саклау  инициативасын үстерүдә актив катнашуын билгеләде. «Бүген минем өчен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Успенье соборын һәм Свияжск монастырен кертү турында сертификат тапшыру тантанасында сезнең белән бергә катнашу олы шатлык, Татарстан өчен дә, Россия өчен дә, шулай ук ЮНЕСКО күзлегеннән караганда бөтен кешелек өчен дә зур әһәмияткә ия. Сүз толерантлык турында бара, һәм беренче чиратта дини толерантнлык, культуралар арасындагы диалог турында», - диде ЮНЕСКО Генераль директоры.

Болгар һәм Свияжскны торгызу бөтен республиканы берләштерде, диде Рөстәм Миңнеханов. Уртак эшкә предприятиеләр һәм оешмалар үзләреннән финанс һәм хезмәт өлеше кертте, татарстанлылар, милләтләренә һәм диннәренә, ничә яшьтә булуларына карамастан, шәхси акчаларын күчерделәр, һәйкәлләрне торгызуда муниципаль берәмлекләр дә актив катнашты. Татарстан Республикасы Президенты республиканың барлык кешеләренә дә рәхмәт белдерде.   

«Болгар белән Свияжскны ЮНЕСКОның мәртәбәле исемлегенә кертү –  археология, шәһәр төзелеше, архитектура, мәдәни мирасны саклау, һәйкәлләрне реставрацияләү һәм консервацияләү буенча Татарстан, Россия һәм халыкара белгечләрнең зур хезмәте нәтиҗәсе. Без Татарстанның уникаль тарихи объектларының киләчәктә сакланышы өчен ЮНЕСКО алдындагы гаять зур җаваплылыгыбызны аңлыйбыз, ЮНЕСКО билгеләгән кагыйдәләрне үтәячәкбез дип сүз бирәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Рөстәм Миңнехановка Ирина Бокова ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Успенье соборын һәм Свияжск монастырен кертү турында сертификат тапшырды.  

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, Ирина Бокова  Татарстанның тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга керткән өлеше өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Шулай ук бүген тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе  Минтимер Шәймиевка ЮНЕСКОның культуралар арасындагы диалогны ныгыту буенча Махсус илчесе мактаулы исеме бирелде.

 ТР Президенты матбугат хезмәте материалын кулланып

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана