Бисмилләхир-рахманир рахим!
Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Бүген мөбәрак дүрт айның берсе - Зөлхиҗҗә ае җитте.
Зөлхиҗҗә - хәрәм айларның берсе: Аллаһы Тәгалә ﷻ бу вакытта сугышлар, ызгышлар, кан коюларны тыя. Зөлхиҗҗәнең беренче ун көне аеруча әһәмиятле булып санала. Алар Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте, рәхмәте белән тулган көннәр һәм аны гыйбадәттә үткәрү тиешле. Мөбәрак Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көнен, бигрәк тә Гарәфә көнен, ураза тотып үткәрү – хаҗ кылучылардан тыш, калган барлык мөселманнар өчен иң яхшы эшләрнең берсе булып тора.
Аллаһы Тәгалә ﷻ барчабызга Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләребезне арттырырга насыйп итсә иде, һәркайсыбызны хәрәм эшләрдән саклап, кылган игелекләребезнең савабын арттырса иде!