Татарстан хаҗиларына табиблар тәүлек әйләнәсе медицина ярдәме күрсәтә

23 август 2017 ел 15:45

Татарстан хаҗиларга ярдәм күрсәтү өчен, 12 табибны Хаҗга җибәрде. Кардиологлар һәм терапевтлар эшләгән медицина ярдәме күрсәтү пунктлары Хаҗ тәмамланганчы, көн әйләнәсе бушлай ярдәм күрсәтә. Бу хакта “ДУМ РТ ХАДЖ”ның медицина бүлеге белгече Рамил Хисамов белдерде.

“Инде унбиш еллык тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам – 60-70 процент кеше салкын су эчеп чирли. Башта тамак авырта, ике-өч көн эчендә безгә килми икән, пневмония булырга мөмкин, бу – бер. Икенчесе, Хәрәм мәчетендә идәннәр салкын, аяктан күчә. Өченчесе – бүлмәдәге кондиционерларны кушып йоклыйлар, алай ярамый”, – диде ул.

Табиблар, ашказаны-эчәк инфекцияләре булмасын өчен, бары шешәләрдәге суны гына эчәргә киңәш итә.

Рамил Хисамов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “ДУМ РТ ХАДЖ” оешмасы составында баручылар өчен медицина ярдәменең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте: “Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте буенча безнең гарант бар, ул безнең мөфти контролендә. Диния нәзарәте җаваплылык тота, берәр хәл булса, алар булышалар, монда гарантия бар”, – диде ул.

Шамил Садыйков

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана