"Ярдәм" хәйрия фонды мөмкинлекләре чикләнгән өч кешене Хаҗ сәфәренә җибәрде

24 август 2017 ел 09:35

"Ярдәм" хәйрия фонды мөмкинлекләре чикләнгән өч кешене Хаҗ сәфәренә җибәрде. Моның хакта "Ярдәм" фонды каршындагы дәвалау-укыту, тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова сөйләде.

"Бездә дәвалау уза торган инвалидларны ел саен хаҗга җибәрәбез. Узган ел 6 күрмәүче кешене җибәргән идек, аларны үзем озата барган идем. Быел бер күрмәүче, бер ишетмәүче-сөйләшә белмәүче һәм бер арбадагы инвалидны җибәрдек. Аларны мин озата барам, без дүртәү бергә килдек, барыбыз да "Ярдәм" фондыннан. Киләсе елга да планнар зурдан. Тагын да зуррак группалар җыярга исәп бар. Арбадагы кешеләрнең бервакытта да килгәннәре юк иде, бу - беренче тапкыр. Күрмәүчеләрне инде без берничә ел хаҗга алып барабыз. Хәзер инде аерым группалар җыясыбыз килә, алар да булдыра ала, башка мөселманнар кебек үк хаҗның бөтен шартларын да үти алалар. Әлбәттә, инвалидлар өчен барлык шартлар да тудырылган дип әйтә алмыйм, ләкин барысы да түзә. Хаҗ сәфәрен "Ярдәм" фонды финанслый", - диде ул

Татарстан Республикасының ишетмәүчеләр җәмгыятендә тәрҗемәче булып эшләүче Рәисә Сабирҗанова да быел беренче тапкыр инвалидлар белән бергә Хаҗ сәфәренә килгән.

"Быел, "Ярдәм" мәчете вәкилләре белән бергә, беренче тапкыр Хаҗ сәфәренә килдем. Без дүртәү – мин Татарстан Республикасының ишетмәүчеләр җәмгыятеннән тәрҗемәче буларак килдем. Лилия Сәлахетдинова, шулай ук сукыр кеше дә бар, аңа 81 яшь тулды – барысы да безнең белән шушы юлны үттеләр. Безгә Хаҗ сәфәре кылырга ярдәм иткән өчен мәчеткә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Безнең белән Мәликә Гыйльметдинова бар, ул - "Ярдәм" фондындагы дәвалау-тернәкләндерү үзәге җитәкчесе, - дип сөйләде Рәйсә Сабирҗанова. 

Шамил Садыйков

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана