Гает көннәрендә "Зәкят" хәйрия фонды 400дән артык мохтаҗ гаиләләргә корбан ите таратачак

25 август 2017 ел 11:11

"Зәкят" хәйрия фонды Корбан бәйрәме уңаеннан "Мохтаҗларны ашат" дигән акция игълан иткән иде. Акция башланганнан бирле фондка көненә якынча 4-5 кеше мөрәҗәгать итә һәм алар авыру кешеләргә, инвалидларга, ялгыз картларга, толларга, ятимнәргә, шулай ук дини уку йортларына өләшү максатыннан, корбанлык сатып алу өчен акча китерә. Гаризалар кабул итү дәвам итә.

Быел корбанлык бәясе 7500 сум тәшкил итә. Шунысы мөһим, бу суммага терлекне чалу, эшкәртү һәм таратуны да кертелгән. Монардан тыш, фонд хезмәткәрләре корбан чалу, корбан өчен мал табуга кагылышлы сорауларга да җавап  бирә. 

Белешмәләр өчен:  8 (843)225-33-22. (Лобачевский урамы 6нчы йорт)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана