"Сөючеләр фида кыла": Корбан бәйрәме көннәрендә изге гамәлләр кылырга ашыгыгыз!

25 август 2017 ел 11:27

Тимур Фазлыев белән Павел Воробьев Корбан бәйрәменә аларның тормышларында битараф булмаучы, мәрхәмәтле йөрәкләр ярдәме белән могҗиза булыр дип өмет итәләр. "Сөючеләр фида кыла" дигән нәзарәтнең һәм "Зәкят" фондының әлеге акциясе өч авыру баланы дәвалауга акча җыюна күздә тота. Нәтиҗәдә, нарасыйларны дәвалау өчен кирәкле сумманың яртысын туплап булды һәм бу хәйрия чарасы әлегә кадәр дәвам итә. Бәйрәм көннәрендә Аллаһның иманлы бәндәләрен  күбрәк игелекле гамәлләр кылырга чакыра.

Тимурга 10 яшь. Табибларның Тимурга дөрес диагноз куймау нәтиҗәсендә бала авыр формадагы ДЦП белән авыра башлый һәм күрү сәләтен югалта. 10 яшендә генә булуына карамастан, сабыйның күзенә һәм аягына берничә операция ясаганнар. Тимурның күрү сәләтен кире кайтарып булмаса да, аны аякка бастырырга була.

Хәзерге вакытта Тимурга кыйбатлы тренажер кирәк: йөрүне имитацияләгән "Имитрон" дигән  әлеге аппарат 135 мең тора.  Тимурга 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе язып җибәреп, яки терминал аша Сбербанкка акча күчереп була. 

Икенче герой - Павел Воробьев. Ул шулай ук ДЦПдан интегә. Табиблар "Паша беркайчанда утырмаячак, ул сукырайды һәм 5-6 айдан үләчәк" дисәләр дә, аңа уңышлы гына берничә операция ясала. Беренче адым" үзәгендә дәвалану өчен 60 мең кирәк. Әлегә 20 мең 318 сум бар. Ярдәм итү өчен Сбербанк картасына  639002629014626229 (Карта Альметова И.М.) яисә САДАКА сүзе белән 7715 (50 сум) номерына смс-хәбәр юллап акча күчереп була. Сбербанкның терминалы аша да күчерергә мөмкин. Ярдәм итүнең башка юлларын 8-987-225-33-22 номеры аша белешә аласыз.

 

  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана