Актаныш мөхтәсибәтендә Корбан гаетенә әзерлек бара

28 август 2017 ел 11:11

“Һәр елдагыча, корбан гаете көнендә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалу,  Аллаһының рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешү, бүгенге тормышыбызга шөкер кылу, корбан итен райондашларыбыз, авылдашларыбыз белән бергә авыз итү, мохтаҗларга, ятимнәргә дә тарату һәр елны бергә, оешкан төстә, бер-беребезгә ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп башкарыла”, – дип хәбәр итәләр Актаныш мөхтәсибәтеннән.

Корбан гаете намазы Актаныш районының барча мәчетләрендә 1 сентябрь  көнне иртәнге 6.00 сәгатьтә вәгазь укып башлана, 6.30 сәгатьтә  намаз укыла.

8.00 сәгатьтә корбан чалу башлана. Корбанлык сарыклар районның сугым цехында булачак. Аның хакы биш мең сумнан башлап булыр дип тәгаенләнә, корбанлык сарыкны сайлап, сатучы фермер белән үзара килешеп, алыш-биреш ясаганнан соң, шунда ук чалдыру мөмкинлеге дә бар. Корбан чалу, эшкәртеп бирү бәясе – 500 сум. Шул ук көнне – төштән соң, 14 сәгатьтә  Актанышның 1, 2 нче мәктәпләрендә, гимназиядә, аскы Актаныш ветераннар йортында, үзәк хастаханәдә җәмәгать белән корбан итеннән авыз итү мәҗлесләре үтәчәк. Корбан итен кадет-интернат, Такталачык коррекцион-интернат  мәктәпләренә, Пучы картлар йортына, мәчетләргә тапшырырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана