Татарстан хаҗилары хаҗның иң мөһим өлешен үтиләр - Гарәфәт тавында тору

31 август 2017 ел 13:35
Татарстан хаҗилары хаҗның иң мөһим өлешен үтиләр - Гарәфәт тавында тору

Бүген Татарстан хаҗилары хаҗның иң мөһим өлешен үтиләр - Гарәфәт тавында тору. Әгәр бу көнне гыйбадәт кылып, догалар укып һәм тәүбә сорап үткәрмәсәң, хаҗ үтәлгән булып саналмый.

Кояш чыкканнан соң хаҗилар автобусларда Мәккәдән тугыз километр ераклыктагы Мина үзәнлегеннән Гарәфәткә юнәлде. Биредә, зур ачык кырда, бер-берсен күрергә тилмереп һәм бер-берсе турында белеп, Адәм белән Хава очрашкан диелә. Нәкъ менә шуннан "Гарәфәт" дигән исем барлыкка килгән диләр (тану, белү – «ма'рифа» яки «та'аруф»).

Татарстан хаҗилары Европа секциясенең 56 нчы өлешенә урнашты. Хаҗны оештыручыларның сүзләренә караганда, барлык хаҗилар да үзләрен яхшы хис итә. Палаткаларда җилләткечләр (кондиционерлар) эшли, ашату оештырылган, эчәргә яраклы суны вакытында китерәләр.


 

Әлеге үзәнлекнең чикләре махсус билгеләр белән ачык билгеләнгән: Гарәфәттә булу - хаҗның иң мөһим өлеше, шуңа Гарәфәттән тыш хаталар ясамас өчен, хаҗилар шул билгеләргә карап эш итәләр. Монда ук палаталы шәһәрчек. Быел җирле хакимият беренчеләрдән булып аларга да кондиционерлар куярга вәгъдә бирде, чөнки хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында коточкыч эсселек.

31 нче августта, кояш баеганнан соң, хаҗилар Мөздалифә үзәнлегенә юнәләчәк, ул Хәрәм территориясендә көнчыгышка таба Мина үзәнлегеннән өч миль ераклыкта урнашкан. Монда алар төн куналар һәм таң атканнан соң кабаттан корбан чалу һәм шайтанны символлаштыручы Җәмаратка таш ату йоласын үтәр өчен Мина үзәнлегенә юнәләчәкләр.

Шуннан соң хаҗиларга сакал-мыекларны кыру рөхсәт ителә һәм алар ихрам халәтеннән чыгачак. Аларга шулай ук гадәти киемгә киенергә мөмкин булачак.

"ДУМ РТ Хаҗ"ның генераль директоры Ранис Вахитов сүзләренә караганда, Татарстан медиклары Мина үзәнлегендә тәүлек әйләнәсе эшли торган медпункт ачканнар, аларга республикабызның теләсә-кайсы хаҗие мөрәҗәгать итә ала. Монда 12 терапевт һәм кардиолог хезмәт куя. Сүз уңаеннан, быел Татарстан медпункты палаткасы Мина поликлиникасы белән янәшә урнашачак.

Ранис Вахитов сүзләренчә, Җәмаратка килгәндә, гарәпләр хаталар өстендә эш алып барган һәм бу юлы полиция хезмәткәрләренең күплеге күзгә ташлана. Этеш-төртеш булмасын өчен, барлык кешеләр өчен дә Җәмаратка чыгуның таблицасын эшләгәннәр. Татарстан һәм, гомумән, Россия хаҗилары өчен беренче көнне иртәнге алтыдан көндезге унберенче яртыга кадәр (6.00-10.30) Җәмаратка чыгу тыела, икенче һәм өченче көнне унберенче яртыдан икегә кадәр (10.30-14.00) чыгу тыела. Калган рөхсәт ителгән вакытта хаҗилар Җәмаратка кадәр җәяү барачак, аларга Минадан якынча 3,5-4 км барырга туры килә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел Мәккәдә бар дөньядан рекордлы санда хаҗилар килүе көтелә. 2016 нчы елда мөселманнарның изге урынында 1,8 миллион хаҗи булса, быел 3,5 миллионнан да күбрәк кеше булыр дип уйлыйлар.

Согуд Гарәбстанына килү эссе һава шартлары белән тагын да катлаулана төшә - һава температурасы 40 градустан да артык. Шуңа күрә хаҗны оештыруга зур әһәмият бирелгән. Төркемнәр белән гарәп, татар һәм рус телләрен яхшы белүче, хаҗ сәфәрләрен оештыруда тәҗрибәләре булган имамнар җитәкчелек итә. Һәр группада 48-50 кеше, шул рәвешчә һәр кеше белән мөстәкыйль эшләргә мөмкин.

Быел Мина үзәнлегендәге палата шәһәрчегендә 23,5 Россия хаҗие, шул исәптән 1700 татарстанлы яшәячәк.

Шамил Садыйков

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы