Корбан бәйрәмен Аллаһның рәхмәтен китерүчеләргә мәрхәмәт кылып үткәрик!

31 август 2017 ел 13:38
Корбан бәйрәмен Аллаһның рәхмәтен китерүчеләргә мәрхәмәт кылып үткәрик! 

Милләтне әхлакка, чисталыкка, бер-береңне хөрмәт итәргә өнди торган бәйрәмнәр ислам дине белән килгән. Ислам диненең һәрбер бәйрәме бездә әхлакый сыйфатлар тәрбияли: әдәпле булырга, начар сыйфатлардан ваз кичәргә өйрәтә. Корбан гаетенең дә хикмәте бар. Бу изге көндә күк капуслары ачык була, барлык фәрештәләр Аллаһтан адәм балаларының гөнаһларын кичерүне сорап, изге тәсбихтә булалар. Бу изге таңда мәчет манараларыннан әйтелгән азан, кылынган изге гамәлләр хөрмәтенә Аллаһ рәхмәте белән галәм изге нур белән тула. 

Динебезнең үгет-нәсихәт­лә­рен истә тоткан кеше гает көннәрендә аеруча киң күңелле һәм юмарт булырга тырыша. Чөнки ул үз малыннан Аллаһ юлы­на өлеш чыгарганда, аның ике дөньяда да зур файда китерәчәген белә. "Малларын Аллаһ юлында сарыф иткәннәрнең хәле, җиде башак үстереп, һәр башакта йөз бөртек орлык биргән бер данә орлыкның хәле кебектер. Ихтыяр иткән кешесенә Аллаһ кат-кат нигъмәт бирер. Аллаһ муллык иясе вә барысын да белеп торучы!" (Бәкара сүрәсе, 261нче аят)"Малларын Аллаһ юлында сарыф иткәннәрнең хәле, җиде башак үстереп, һәр башакта йөз бөртек орлык биргән бер данә орлыкның хәле кебектер. Ихтыяр иткән кешесенә Аллаһ кат-кат нигъмәт бирер. Аллаһ муллык иясе вә барысын да белеп торучы!" (Бәкара сүрәсе, 261нче аят)

Монардан тыш, сәдака кешене күптөрле гөнаһлардан арындыра: "Әгәр садакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез, ул күркәм эш. Әгәр яшертен бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак. Бу яхшылыкларыгызны Аллаһ гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр. Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән хәбәрдәр."(Бәкара сүрәсе, 271 аят)

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм  “Зәкят” хәйрия фонды, менә шул хакта искә төшереп, “Сөючеләр фида кыла” дип аталган акция игълан иткән иде. Бу акция ике авыру балалага ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Анда һәр оешма, һәр теләгән кеше катнаша ала. 

Авыру балаларның үзләренә түгел, хәтта фотоларына карарга куркабыз. Ә сез күз алдына китереп карагыз, аларны карарга, тәрбияләргә, ашатырга, йоклатырга, дәваларга әти-әниләренә, якыннарына күпме матди һәм рухи көч, сабырлык, ярдәм кирәк?! Ә ул балаларның үзләреннән күпме түземлек сорала, бер Алла белә.  

Корбан бәйрәме көннәрен Аллаһның рәхмәтен китерүчеләргә мәрхәмәт кылып үткәрик! 

Исегезгә төшерәбез, Тимурга Фазлыевка 10 яшь. Табибларның Тимурга дөрес диагноз куймау нәтиҗәсендә бала авыр формадагы ДЦП белән авыра башлый һәм күрү сәләтен югалта. 10 яшендә генә булуына карамастан, сабыйның күзенә һәм аягына берничә операция ясаганнар. Тимурның күрү сәләтен кире кайтарып булмаса да, аны аякка бастырырга була.

Хәзерге вакытта Тимурга кыйбатлы тренажер кирәк: йөрүне имитацияләгән Имитрон" дигән  әлеге аппарат 135 мең тора.  Тимурга 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе язып җибәреп, яки терминал аша Сбербанкка акча күчереп була. 

Икенче герой - Павел Воробьев. Ул шулай ук авыр формадагы ДЦПдан интегә. 

Табиблар "Паша беркайчанда утырмаячак, ул сукырайды һәм 5-6 айдан үләчәк" дисәләр дә, аңа уңышлы гына берничә операция ясала. Беренче адым" үзәгендә дәвалану өчен 60 мең кирәк. Әлегә 20 мең 318 сум бар. Ярдәм итү өчен Сбербанк картасына  639002629014626229 (Карта Альметова И.М.) яисә САДАКА сүзе белән 7715 (50 сум) номерына смс-хәбәр юллап акча күчереп була. Сбербанкның терминалы аша да күчерергә мөмкин. 

Ярдәм итүнең башка юлларын 8-987-225-33-22 номеры аша белешә аласыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы