Татарстан хаҗилары Мүздәлифә үзәнлегендә төн чыкты

01 сентябрь 2017 ел 12:09

31 августта (Зөлхиҗҗәнең 10 нчы көнендә) Гарәфәдә бер көн торганнан соң, хаҗилар Мүздәлифә үзәнлегенә килделәр. Мүздәлифә Мина үзәнлегеннән 3 чакрым көнчыгышкарак урнашкан. Монда хаҗилар төн кунды, ә таң белән Минага кайтты. Монда аларны корбан чалу һәм шайтанны гәүдәләндергән Җамаратка таш ату йоласы каршы алды. Ташларны хаҗилар Мүздәлифә үзәнлегеннән җыйды.

Җамаратның беренче көнендә таш – 7 тапкыр, икенче һәм өченче көннәрдә өч баганага да ыргытыла. Аннан соң хаҗилар, ихрамнан чыгып, чәчләрен алдыра һәм гадәти киемнәргә киенә.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хаҗ” оешмасы генераль директоры Ранис Вахитов фикеренчә, гарәпләр Җамаратка кагылышлы хаталарын төзәтү өстендә эш алып барганнар. Этеш-төртеш булмасын өчен, Җамаратка чыгуның таблицасын булдырганнар. Россия, шул исәптән Татарстан хаҗилары өчен дә, беренче көнне - иртәнге 06.00 сәгатьтән 10.30 га, икенче көнне (Зөлхиҗҗәнең 11 нче көнендә) - 10.30 дан 14.00 сәгатьткә, өченче (Зөлхиҗҗәнең 12 нче көнендә) 10.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадә Җамаратка чыгу тыела. Рөхсәт ителгән вакытларда хаҗилар Җамаратка (Мина үзәнлегеннән якынча 3,5 -4 чакрым тирәсе ара) җәяүләп барачак.

Мина үзәнлегендә дөньядагы иң зур палаткалы шәһәрчек корылган. Монда хаҗ кылучылар өчен вакытлыча яшәү урыны - ун меңнәрчә һавасы суытыла торган палаткалар куелган. Алар, хаҗ кылучыларның кайсы илдән булуына карап, рәт-рәт тәртипләп тезелгән.

Быел Мина үзәнлегендәге палаткалы шәһәрчектә 23, 5 мең Россия кешесе, шул исәптән 1700 татарстанлы яши.

Шамил Садыйков

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана