Түбән Кама гает рухына күмелгән

01 сентябрь 2017 ел 13:23

Түбәнкамалылар  1 сентябрьдә  берьюлы  ике  бәйрәмне билгеләп үттеләр: Корбан гаетен һәм Белем көнен. Диндәгеләр өчен, әлбәттә, бәйрәм бер көн алдан – Гарәфә уразасы һәм ифтары белән башланып китте. Бүген исә гает намазына кадәр әле байтак вакыт булса да, хәләл ит, башка төр ризык сатыла торган күчмә кибетләр тирәсендә дә кеше күп күренә. Кемнәрдер инде урамдагы зур-зур самоварларда  кайнап утырган тәмле чәйдән авыз итү җаен карый. Егетләр исә иртәнге кояш нурлары астында, мәчетнең төп ишеге турысында, җиргә келәмнәр түши. Анысы – мәчеткә сыймаган ир-егетләргә бәйрәм намазы уку өчен.

Гает намазын җәмәгатьчелек беренче мәртәбә Салих хәзрәт Ибраһимов җитәкчелегендә укыды. Сүз уңаеннан, һәрвакытагыча, гает намазында Түбән Кама  муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин, аның урынбасарлары һ.б. бар иде.  Гает намазы һәм вәгазь вакытында, хәзрәт тавышыннан тыш,  мәчеттә беркемнең сөйләшкәне  ишетелмәгәндер, чөнки бирегә дин-ислам юлындагы бик тә тәкъва халык җыелган бит...

Бу бәйрәмнең асылына тукталып, үз вәгазендә Салих хәзрәт: "Корбан   – үз көчең белән тапкан хәләл акчаңа   сарык, кәҗә, сыер һәм дөя сатып алып  чалуны; аның  өчтән  бер өлешен фәкыйрьләргә, мохтаҗларга таратуны һәм шул изгелек белән Аллаһыга якынаюны аңлата. Ярлыларны, мескеннәрне садака белән куандыру, гаиләң, туганнарың белән бергә бәйрәм итү – менә Корбан бәйрәменең төп мәгънәсе шул".

Корбанлык өчен быел барлыгы 600 баш сарык алып килгәннәр. Үзебезнең Борок, Кармалы, Иске Чишмә, Колмакчы авылларыннан, Зәй, Кукмара, Актаныш һ.б. районнардан һәм, хәтта, Саратов өлкәсеннән! Кармалыдан Фәрит Галимов үз янына җыелган халыкка, чын татар сәүдәгәрләренчә. корбанлык малын мактый иде: "Болар – яңа  гына үрчетелә башлаган  "Татарстан"  токымлы сарыклар. Бер яшьлекләренең авырлыгы 49 килога җитә. 19 кило ит чыга".

Иртәнге сигезенче яртыда корбанлык чалдыру исемлегенә 150гә якын кеше язылган иде.  Сарык сатып алганнар чиратлары җиткәнне сабыр гына көтәләр иде.  

10 елдан артык урын өстендәге әнисен тәрбия кылучы Зөлфия белән ире Фәһим Галимовлар берьюлы ике корбанлык алганнар: берсе – гаилә исеменнән, икенчесе – нәзер корбаны...

Рәйсә һәм Фаик Мөхәммәтҗановлар 36 ел урын өстендә ятучы кызлары Фәридәгә шифа бирүен теләп, корбан чалдыралар. "Институтны кызыл дипломга тәмамлады. Дүрт кенә ай эшләп калды. Ак халатлылар аркасында шушы хәлгә төште балабыз.  Аена 12 мең сум акча түләп, кешедән каратабыз. Үзем дә сиксәнгә якынлашам, көчем җитми карарга", – дип  бар зарын җиткерде  Рәйсә апа.

"Татнефть" идарәче компаниясендә эшләүче Наилә Фарзалиева исә 82 яшьлек әнисе – Кирам кызы Нәкыя  исеменнән корбан чалдырырга ниятләгән.

Корбанлык мал  сатучыларның да, корбан өчен сарык сатып алучыларның да,  Аллаһы рәхмәте белән,  ниятләре тормышка ашсын...

Түбән Кама муниципаль районы  мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов гает вәгаезендә болай ди: "Әгәр кеше ихлас ният белән ниндидер изгелек кыла икән,  шул гамәле белән Аллаһыга якыная. Аллаһы гамәлләребезне кабул итсен өчен, гамәлләребез дөрес булырга тиеш. Гамәлләребез дөрес булсын өчен – белем, гыйлем алырга кирәк.

Быел  безнең Корбан  бәйрәме 1 сентябрьгә – мәктәпләрдә уку башланган көнгә туры килде. Ә гыйлем алу –  кешене Аллаһыга якынайта торган бер гамәл. Пәйгамбәребезгә   Аллаһы Тәгалә иң беренче иңдергән сүз дә "УКЫ!" дигән сүз бит. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Юктан бар итеп яралтучы Раббың исеме белән – УКЫ!”  (“Галәк” сүрәсе, 1нче аять).

Фирая МОРАТОВА

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана