ТР Президенты Болгар ислам академиясе ачылышында: Бу көн тормышыбызда тарих булып калачак

04 сентябрь 2017 ел 10:19

Хәзерге вакытларда  Изге Болгар җирендә тантаналы төстә Болгар ислам академиясен ачу чарасы бара. Мөһим чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президентының Идел буе тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич,  Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һ.б. катнаша.

Тантананы Коръән  аятьләре укып мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. "Киләчәктә Баруди, Курсави, Мәрҗани кебек галимнәр чыксын, академия эше игелекле булсын", – дип теләген җиткерде мөфти.

Үзенең тәбрикләү сүзләрен Россия Президенты Владимир Путин да юллаган. "Болгар ислам академиясе традицион рух мирасыбызны тергезүне,мөселман мәгарифен үстерүдә гомумроссия үзәгенә әверелүне максат итеп куя. Биредә югары квалификацияле дин әһелләре әзерләнәчәк, тирән фәнни-тикшеренү эшләре алып барылачак, масштаблы социаль, мәдәни, мәгълүмати проектлар гамәлгә ашырылачак", - дип билгели ил башлыгы сәламләү телеграммасында һәм биредә белем алучыларның киләчәктә Россиядәге мөселман өммәтенең таянычы булуына өметен белдерә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында әлеге зур проектны күәтләп, аны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән Россия Президенты Владимир Путинга һәм төзелешкә өлеш керткән барлык иганәчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде.

- Бүгенге көн тормышыбызда хәтер булып калыр, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Академия ачылу республика өчен генә түгел, ә Россия өчен һәм барлык мөселман өммәте өчен әһәмиятле чара. Якынча 11 гасыр элек Болгарда ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. Бу вакыт эчендә халкыбыз данлы һәм катлаулы юл үтте. Аллаһ Тәгалә ышанычын һәм гореф-гадәтләргә тугрылыгын саклап кала алды. Элек-электән әлеге изге җирләр ислам дине галимнәре тәрбияләгән һәм академия ачып без әлеге олуг традцияләребезне кайтарабыз. Аллаһ Тәгалә әлеге катлаулы эштә ярдәмнәрен бирсен.

Россия Президентының Идел буе тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исә академия ачылу белән Россия мөселманнарына чит илләргә юл тотмыйча, үз илләрендә сыйфатлы дини белем алачакларына һәм киләчәктә көндәшлеккә сәләтле дин галимнәре була алуларына басым ясады. "Академияне булдыру ислам мәгарифе системасына, аерым алганда, урта, югары дини белем юнәлешендә бердәм стандартларның формалашуына уңай йогынты ясаячак", - дип белдерде Михаил Бабич.

Болгар академиясе ачылуы белән шулай ук Минтимер Шәймиев һәм Тәлгать Таҗетдин да тәбрикләде.

Мәгълүм булганча, моңа кадәр Болгар ислам академиясе магистрантларына һәм докторантларына студент билетларын тапшыру тантанасы булды. Болгар ислам академиясенә быел 36 студент кабул ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана