Бүген дин галимнәренең II "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе үзенең эшен дәвам итә. Ошбу җыелыш Россия, Кытай һәм Урта Азия илләренең дини һәм профильле дәүләт оешмаларының көн кадагында торган үзәк мәсьәләләр буенча уртак фикер булдыру, терроризм һәм экстремизмга каршы тору юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу, мөселман өммәтендә әлеге тискәре күренешләрне кисәтүдә гамәли методларны камилләштерү буенча фикер алышу, яшь буында традицион дини кыйммәтләрне тарату эшен үстерү мәйданчыгы булып тора.
Кичәге Болгарда үткән Пленар утырышында конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләрен Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко, РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән җиткерделәр.
Конференция кысаларында берничә секция эшлиячәк: «Исламның төп кыйммәтләре буларак иҗат һәм бердәмләшү", «Дини оешмалар белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм мөселман җәмгыятьләрендә экстремизмны булдырмау», «Ефәк юлда Ислам: тарихы һәм бүгенгесе", "Евразия киңлегендә ислам мәгарифе үсеше: традиция һәм яңалык арасында". Моннан тыш, конференция барышында түгәрәк өстәлләр дә үтә: «Ефәк юлда рухи мирас һәм мәдәни үзәкләр", «Әбү-Бәкер Каландарның "Каландар-намә»се: дини һәм тарихи аспектлар".
Секцияләр эше "Корстон" комплексында бара.
Конференция кунаклары Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылу тантанасында да катнашачак.