Татарстан мөфтие колония тоткыннары белән аралашты

11 октябрь 2017 ел 13:37
Татарстан мөфтие колония тоткыннары белән аралашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Мамадыш районында. Әлеге сәфәре кысаларында Камил хәзрәт Дегетле авылында урнашкан 17нче колония-поселениедә булды һәм тоткыннар белән очрашты.

Мөфти хәзрәтләрен аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, 17нче колония-поселение җитәкчесе Раил Сәгыйтов һәм Мамадыш районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин озатып йөрде.

Хәзерге вакытта әлеге колониядә 92 ир-ат һәм 52 хатын-кыз җәза үтә. Камил хәзрәт тоткыннарның яшәү урыннарын, ашханәне карады һәм иректән мәхрүм итүчеләрнең үзләре белән очрашып сөйләште. Мөфти аларга ислам дине кыйммәтләре хакында җиткерде һәм  кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән нигъмәтләрнең кадерен белүгә чакырган вәгазь ирештерде. Тоткыннар җавап итеп Камил хәзрәттән гөнаһларның гафу ителү шартларына, дин тарихына кагылышлы һәм башка күптөрле сорауларын бирә алды. Әлеге очрашу кысаларында 17нче колония-поселение җитәкчелеге Диния нәзарәтенә һәрдаим корбан итләре, дини китаплар белән тәэмин итеп торуына олы рәхмәтләрен җиткерде.

Мәгълүм булганча, нәзарәт Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм  «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүген Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшләп килә, тоткыннар белән эшләү өчен махсус имамнар әзерләү, аларны эшләтүдә аерым эш дә алып барыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы