Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Мамадыш районында. Әлеге сәфәре кысаларында Камил хәзрәт Дегетле авылында урнашкан 17нче колония-поселениедә булды һәм тоткыннар белән очрашты.
Мөфти хәзрәтләрен аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, 17нче колония-поселение җитәкчесе Раил Сәгыйтов һәм Мамадыш районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин озатып йөрде.
Хәзерге вакытта әлеге колониядә 92 ир-ат һәм 52 хатын-кыз җәза үтә. Камил хәзрәт тоткыннарның яшәү урыннарын, ашханәне карады һәм иректән мәхрүм итүчеләрнең үзләре белән очрашып сөйләште. Мөфти аларга ислам дине кыйммәтләре хакында җиткерде һәм кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән нигъмәтләрнең кадерен белүгә чакырган вәгазь ирештерде. Тоткыннар җавап итеп Камил хәзрәттән гөнаһларның гафу ителү шартларына, дин тарихына кагылышлы һәм башка күптөрле сорауларын бирә алды. Әлеге очрашу кысаларында 17нче колония-поселение җитәкчелеге Диния нәзарәтенә һәрдаим корбан итләре, дини китаплар белән тәэмин итеп торуына олы рәхмәтләрен җиткерде.
Мәгълүм булганча, нәзарәт Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүген Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшләп килә, тоткыннар белән эшләү өчен махсус имамнар әзерләү, аларны эшләтүдә аерым эш дә алып барыла.