Татарстан мөфтие КФУда лекция укыды

10 ноябрь 2017 ел 09:14
Татарстан мөфтие КФУда лекция укыды

КФУның Ислам һәм Ислам мәгарифе үсеше буенча Ресурс үзәгендә Татарстан мөфтие күренекле татар дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди турында “Ислам мультимәдәни дөньяда” конференциясендә катнашучы галимнәр һәм студентлар өчен лекция сөйләде. Мөфти хәзрәт дин әһеленең эшчәнлегенә, басылып чыккан хезмәтләренә тукталды, сорауларга җавап бирде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Галимҗан Барудиның басылып чыккан 29 хезмәте булуы һәм әлеге китаплар турында Телеграмда үз каналында кыскача күзәтү биреп баруы турында әйтте. Лекция барышында мөфти галимнең хәзерге көндә дә актуаль булган никах, талак мәсьәләләренә, галимнең карашларына тукталды. Тыңлаучылар киләсе очрашуда Муса Бигиев турында чыгыш ясарга үтенделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы