4 март көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе күренекле галим, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышлап “Мәрҗани укулары” үткәрде. Әлеге чара барышында шәкертләр Мәрҗани тормышыннан алып сәхнәләштерелгән эпизодлар күрсәтелде, Мәрҗанигә багышланган шигырьләр сөйләнде, танылган татар галименең хезмәтләре белән танышу өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук танылган хәзрәтләрнең вәгазь һәм үгет-нәсыйхәт чыгышлары ясалды.
2018 ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумының бертавыштан хуплавы белән Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителде. Әлеге ел кысаларында күпсанлы чаралар оештырылачак. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә узачак Мәрҗани укулары дини уку йортлары шәкертләренең актив катнашуы белән аерылып торды.