Бүген Галиев мәчетендә “Хатын-кызлар гимназиясе” кысаларында стоматолог-терапевт Лотфуллина Диана Юрьевна белән очрашу узачак. Ничек итеп тешләрне сакларга, сызлаган вакытта нишләргә, тешне агарту зыянлымы һәм бу эшне ничек башкарырга, тешне чистарту өчен нәрсә сайларга – әлеге һәм башка сорауларга җавап табарга мөмкин булачак.
Очрашу бүген 17.30 сәгатьтә Казанның Галиев мәчетендә башланачак (Габдулла Тукай ур., 40).