Галиев мәчетендә җомга вәгазен мөфти укыды

20 апрель 2018 ел 13:46
Галиев мәчетендә җомга вәгазен мөфти укыды

Бүген Казанның Галиев мәчетендә җомга вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Дин кардәшләргә мөрәҗәгать итеп, ул Аллаһының рәхмәте булган Рамазан аеның якынлашуын хәбәр итә торган мөбарәк Шәгъбан ае һәм аның бүләге - мөселманнарның гөнаһлары гафу ителә торган Бәраәт кичәсе турында әйтте. Камил хәзрәт халыкны сөекле Пәйгамбәребез ﷺ сөннәтенә ияреп яшәргә, изге гамәлләр кылырга, гөнаһлардан ихлас күңелдән тәүбә кылырга һәм тәкәбберлектән читтә торырга чакырды: «Безнең Аллаһ Рәсүлебез ﷺ - ул адәм балаларының иң яхшысы, рәхимлелек һәм игелеклелекнең чыганагы. Үз тормышы белән барлык кешеләргә үрнәк булган шәхес. Аның сөннәте безнең белән яши.  Коръәндә әйтелә: "И, Хабибем! Син алар арасында булган чакта Аллаһ аларны җәзаламаячак. Алар истигъфар кылган чакта да Аллаһ аларны җәзаламаячак».

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы