Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясе тулы көченә бара. Кирәк булмаган кәгазьләрне тапшырырга казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды.
Аксубай, Кайбыч, Чистай, Кукмара, Әгерҗе мөхтәсибәтләре зур активлык күрсәтә. Акциядә шулай ук оешмалар да катнаша. Мисал өчен, ҖЧҖ “Транснефть-саклык” төньяк-көнбатыш төбәкара идарәсе филиалы ярты тоннага якын макулатура тапшырды.
Ел саен үтә торган республикакүләм акция Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларга матди ярдәм күрсәтүгә тотылачак. Быел акция 1 июньнән 20 июньгә кадәр уза. Анда Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 40 нчы йорт адресына 10.00-16.00 сәгатьләрдә макулатура тапшырып катнашырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 2378618.