ТР Мөфтие: “Нәзарәтнең хәләл стандартлары Комитеты җитештерүчеләрнекенә түгел, ә кулланучыларның мәнфәгатьләренә өстенлек бирә"

22 июнь 2018 ел 13:55

   Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең рәсми инстаграм битендә (@kamilhazrat) “хәләл” реклама стикеры белән дуңгыз итеннән ясалган продукциянең сатуга чыгуы хакындагы хәл турында үз фикерен белдерде.

- Моннан берничә көн элек Татарстан Республикасында «Челны мясо" компаниясенең футбол буенча дөнья Чемпионаты уңаеннан “хәләл” язулы реклама стикеры беркетелгән дуңгыз итеннән җитештерелгән ит продукциясен сатуга чыгарылуы күп шау-шу күтәрде, - диелә постта. – Бу чын мәгънәсендә мөэмин-мөселманнарга, иманлы халыкка карата җинаять дияргә була һәм шул ук вакытта бу вакыйга барлык хәләл индустриясенә карата шөбһә уята.

Ышаныч факторы– хәләл продукциясен җитештерүчеләр өчен иң мөһим принципларның берсе. Сатып алучыларның ышанычын яулау озак вакыт һәм тырышлык таләп итә, ә инде кулланучыларның ышанычын югалту бик тиз һәм җиңел. Барыбызга да таныш булган очрак - колбасада дуңгыз итенең ДНК эзләре табылуны искә төшерик. Шундый сәбәпләр аркасында килеп чыккан ышанычсызлык атмосферасы мөселман бизнесына һәм гомумән,  икътисадның хәләл секторы үсешендә тискәре чагылыш таба.  

Имам Әбү Хәнифәнең «Муснад» хәдисләр җыентыгында (рәһмәтуллаһи галәйхи) Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) түбәндәге сүзләре китерелә: “Чыннан да рөхсәт ителгәне (хәләл) һәм тыелганы (хәрәм) булса, ике арада калганы-шөбһәле нәрсәләр турында кешеләрнең һич кенә дә күзаллаулары юк”

Әлеге хәдистә тукталып, аның нәкъ менә соңгы сүзләренә басым ясыйсы килә - «күп кенә кешеләр хәрәм һәм хәләл арасында калган шөбһәле нәрсәләр турында һич кенә дә күзалламыйлар». СССР таркалганнан соң Татарстан мөселманнары зур казанышларга ия булды, шактый эшләр башкарды, тик бүгенге көнгә кадәр халыкның күпчелеге хәләл ризыкның үзенчәлекләре турында ялгыш фикер йөртә. Мәсәлән, күп кенә этник мөселманнар ихластан хәләл итне татар авылларында үстерелгән һәм суелган терлек-туар һәм дуңгыздан калганы барысы да хәләл дип уйлый”.

Шунысын әйтергә кирәк, хәтта кайбер мөселманнарда теге яки бу товарның хәләл яисә хәрәм булуы турында сораулар туа. Чөнки хәзерге азык-төлек сәнәгатендә хайван майларыннан төрле компонентлар, тыелган азык өстәмәләре (буяулар, консервантлар, эмульгаторлар һ. б.) кушылган продуктлар киң кулланыла. Гади кешегә әлеге мәгълүматны аңлау катлаулы һәм шул сәбәпле Шәригать кануннарына туры килә торган ризыклар җитештерүне һәм хезмәт күрсәтүне тикшерүгә җаваплы булган төрле сертификация үзәкләре булдырылган иде. Бу мөселманнарның тормышын җиңеләйтте һәм продукцияне тикшерү профессиональ экспертлар кулына тапшырылды.

 Әмма биредә тагын бер мәсьәлә туа, бу җаваплы эшне кайсы сертификация үзәгенә ышанып тапшырырга була соң? Мәсәлән, кайбер Россия үзәкләре нибары 2-3 кешедән тора. Россия Федерациясенең төрле субъектларында урнашкан дистәләгән оешманың җитештерү процессын берничә кеше тарафыннан контрольдә тотуы мөмкинме?! Кайбер сертификация үзәкләре производствога бармый гына хәләл продукция җитештерүгә рөхсәт бирүче үз сертификатларын тапшыра. Аңлашыла ки, шул рәвешле ислам таләпләренә туры килүче продукция җитештерүне гарантияләү мөмкин түгел.

Аллаһка мактау булсын, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандартлары буенча Комитетының штатында дистәләгән хезмәткәр эшли, алар даими рәвештә предприятиеләрне контрольдә тоталар һәм планнан тыш тикшерүләр дә үткәрәләр. Комитетның эшчәнлеге хәнәфи мәзхәб нигезендә гамәлгә ашырыла. Комитетның үзендә эчке Шәригать бүлеге эшләп килә һәм иң мөһиме монда хәләл продукция җитештерүне бизнес буларак түгел, ә өммәткә хезмәт итүне максат итеп куйган җаваплы, ихлас, принципиаль мөселманнар хезмәт итә.

2012 елның мартыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандартлары буенча Комитеты рәисе Марат Низамов, беренче чиратта, үз хезмәтендә товар җитештерүчеләрнең түгел, ә кулланучыларның мәнфәгатьләрен кайгыртуны өстенлек итеп куя. Комитетның принципиаль һәм кырыс позициясе аркасында кайбер предприятиеләр хәләл сертификаттан колак кактылар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, сертификатсыз калуның сәбәбе түләүләрне вакытында үтәмәү түгел, ә Комитетның хәләл нормаларга туры килә торган товар җитештерүдә гарантия бирә алмавы белән бәйле. Комитетның таләпчәнлегенә ышанып милләттәшләребез ТР Диния нәзарәтенең хәләл стандартлары буенча Комитеты логотибы булган товарның һичшиксез хәләл булуында шикләнми.

Мин җәмәгатьчелекнең «Челны мясо" компаниясе белән килеп чыккан вакыйгага карата булган тискәре мөнәсәбәтен яхшы аңлыйм. Бу халыкның үз диненә карата ихтирамлы булуы һәм борчылуы турында сөйли. Хәләл ризык белән туклану гыйбадәтнең кабул булуына бәйле, ә хәрәм ризык кулланучыларның гыйбадәте 40 көн дәвамында кабул ителми, каршылыкка дучар була.

Комитет белгечләре килеп чыккан ситуациядә тиз арада продукцияне сәүдә нокталарыннан алуда ярдәм итте, соңрак предприятиедә тикшерү эшләре оештырды һәм җаваплы затларга карата тиешле чараларны күрде. Әлеге факт буенча Комитет таныклыгы гамәлдән чыгарылды, предприятиедә хәләл продукция җитештерү туктатылды, «Челны мясо" компаниясе җитәкчелегенә кисәтү кәгазе  җибәрелде.

Мин чын күңелдән әлеге фактларны ачыклауда ярдәм итүчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандартлары буенча Комитеты хәләл продукция җитештерүдә булган барлык җитешсезлекләрне ачыклау һәм тамырдан бетерү ягында, чөнки Комитет хезмәткәрләре кыямәт көнендә җавап тотачак. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәләл индустрия үсешенә өлеш кертүдә барлык тырышлыгын куячак, товар җитештерүчеләрнең ислам таләпләрен саклаулары өчен хезмәт күрсәтәчәк.   

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) әйткәнчә: «Аллаһы Тәгалә - изгелектән башканы кабул итми. Аллаһыбыз мөэминнәргә дә Пәйгамбәрләргә кушканны боерган. Аллаһы тәгалә: «Мөэминнәр! Изгелеккә омтылыгыз һәм яхшы гамәлләр кылыгыз» дигән.(«әл-Мөэминнәр» сүрәсенең 51 аяте).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана