"Зәкят" хәйрия фонды 17 гаиләгә корбан ите таратты

04 июль 2018 ел 09:38
"Зәкят" хәйрия фонды 17 гаиләгә корбан ите таратты

   ТР Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды Казанда яшәүче мохтаҗ 17 гаиләгә корбан ите таратты. Шөкер-корбан итен тарату акциясе (Аллаһы тәгалә ризалыгы һәм рәхмәте хакына) хәйрияче  инициативасы белән башкарылды.  Корбанга чалынган сарык ите белән күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр тәэмин ителде. Сәдака алучы гаиләләр хәйрия эшен оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

- Ярлы гаиләләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнашырга теләүчеләр "Зәкят" хәйрия фондына мөрәҗәгать итә алалар, фонд барлык оештыру мәсьәләләрен тулысынча үз өстенә ала, - дип билгеләп үтте фондның генераль директоры Ирек Җиһаншин. Безнең квалификацияле белгечләребез  хәйриячеләрнең барлык сорауларына да җавап бирәчәк, корбан чалуның әһәмияте һәм ничек башкарылуы, нәзер корбаны, корбан итенең күләме һәм бәясе, корбан итеп чалынган хайванның тиресен нишләтергә, корбан өчен  хайван үстерүчеләрнең исемлеген бирәләр, ышанычлы чалучыларны тәкъдим итәләр. Фонд хәйрияченең корбан чалуда башкарыла торган барлык эшләрен җиренә җиткереп башкару җаваплылыгын үз өстенә ала. Изгелек кылырга теләүче хәйриячеләрнең мөрәҗәгате түләүсез башкарыла.

45 килограмм авырлыгындагы тере тәкә яки сарыкның бәясе 6500 сум  тәшкил итә. Хәйриячеләр гаризаларын түбәндәге адрес буенча урнашкан офиста яза алалар: Казан шәһ., Тукай ур., 3. Телефон: (843) 2253322.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы