Мөфти Камил хәзрәт Түбән Кама төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты

01 август 2018 ел 12:29
Мөфти Камил хәзрәт Түбән Кама төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Камада урнашкан 4 нче номерлы төзәтү колониясендә булды. Очрашуда мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та катнашты.

Колония мәчетендә Камил хәзрәт, гадәттәгечә, рухи вә тәрбияви вәгазьләр сөйләде, Корьән аятләреннән аңлатмалар китерде, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде һәм тоткыннарның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Сүз гомумән, Корбан гаете, намаз әһәмияте, изге гамәлләр башкару савабы хакында барды.  Җәзага тартылган мөселманнарны күбрәк гөнаһлардан арыну, Аллаһы Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итү һәм үтенү кебек сораулар борчыды. Тоткыннар республика хәзрәтенә үзләренең тормышта булган хәлләре белән уртаклаштылар,  күңелләрен ачтылар, киңәшләр сорадылар. Иректән мәхрүм булган дин кардәшләребезне Татарстан мөфтие исә мөмкин кадәр ешрак дога кылырга һәм тәүбә итәргә өндәде, чөнки Кәлам шәрифтә: «Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр» дип «Бәкара» сүрәсенең 222 аятен китерде. 

Колониядәге мәчеткә даими рәвештә атна саен 20 ләп мөселман йөри. Колониядә мәчет белән чиркәү янәшә урнашкан. Пәнҗешәмбе көннәрендә монда тоткыннар белән имам очраша. Мөселман бәйрәмнәрендә мәчеттә 70 ләп кеше туплана. Быел да җәза үтәүчеләр өчен биредә ифтар оештырылды. Елдагыча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән, Корбан гаетендә дә республикабыз колонияләренә Корбан итләре, җиләк-җимеш, чәйгә тәм-томнар таратылачак, диде Камил хәзрәт очрашу ахырында. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы