Корбан бәйрәме көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызның 15 колониясенә корбан итләре җибәрәчәк. Әлеге уңайдан барлыгы 174 сарык чалу ниятләнә. Ит күләме төрмәдә җәза үтүчеләрнең санына бәйле: уртача алганда бер колониягә 15-20 сарык туры килә. Хәзерге вакытта иң күп тоткыннар 5, 18, 19 нчы колонияләрдә. Шунысы күркәм: корбан итләреннән төрмәдә утыручы кардәшләребез генә түгел, барлык тоткыннар да авыз итәчәк. Моннан тыш, 21 август – Корбан гаете көнне тоткыннарга бәйрәм чәенә җиләк-җимеш, яшелчәләр, хөрмә, өрек, тәм-томнар тапшырылачак.
Күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Элекке тоткыннарның тормышка кайтып яши башлауларында ярдәм итү эшчәнлеге “Социаль реабилитация һәм адаптация” (АНО ЦРА) коммерциячел булмаган автоном оешмасы белән бергәлектә алып барыла. Татарстан Республикасының барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Узган елны төрмәләргә “Хозур” нәшрияты тарафыннан утыздан артык исемдәге китап һәм дисклар тапшырылды.