Мәккәдә Татарстан хаҗилары өчен укулар каралган

17 август 2018 ел 09:27
Мәккәдә Татарстан хаҗилары өчен укулар каралган

Татарстаннан Мәккәгә килеп җиткән мөселман кардәшләребез олы хаҗга әзерләнә. Шушы көннәрдә шәһәрнең берничә кунакханәсендә яшәп, ватандашлар изге җирләрдә намазлар укыйлар, Әл-Хәрәм мәчетендә тәвафлар кылалар.

Моннан тыш, Татарстанның рәсми хаҗ операторы "ДУМ РТ Хаҗ" алар өчен укулар оештырган. Изге җирләргә килгән абый-апалар, әби-бабайлар тәҗрибәле хәзрәтләр Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Айрат хәзрәт Яруллин, Тимергали хәзрәт Юлдашев, Рамил хәзрәт Бикбаев укыган лекцияләрдә гыйлем эсти. Кунакханәләрдә түбәндәге дәресләр каралган: хәдис, гарәп теле, хаҗ, фикъһе, сира, тәфсир.

Хаҗилар дәресләрдә актив катнаша, белмәгән сорауларына җаваплар эзли, хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәргә оялмыйлар. Әйтик, Айрат хәзрәт Яруллин үткәргән беренче лекциядә гарәп телен өйрәнделәр. Тел белән танышу гади сүз һәм сүзтезмәләрдән башланды. “Мәчеткә ничек узарга?”, “Мин фәлән кунакханәдә яшим”, “Мин Татарстаннан килдем” кебек фразаларны гарәпчә әйтә белү хаҗ сәфәрендә аеруча актуаль.

Гыйлем тарату һәм белем эстәү – үзе бер савап.

Фотоларда дәресләрдән мизгелләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы