Бүген 19 август көнне Татарстан хаҗилары кунакханәләрдән Мина үзәнлегенә юл тотты. Моның өчен берничә автобус каралган иде. Мина Гарәфәт тавы һәм Мәккә шәһәре арасында урнашкан.
Хаҗилар чатырларга урнашты. Монда алар дүрт көн яшәячәк. Шушыннан Гарәфә тавына, Мөздалифә үзәнлегенә дә барачаклар. 20 августта Хаҗның кульминацион өлеше – Гарафәт көне узачак. Таң вакытында хаҗилар үзәнлеккә киләчәк. Гарафә көнен дога һәм тәүбәдә үткәрсәң, хаҗ кабул кылынган булып санала. Олы гыйбадәтләр нәкъ бүген башлана. Мина чатырларында хаҗиларыбыз үзенчәлекле шартларда яшәячәк. Көндәлек кирәк-яраклар, көнкүреш шартлар минималь дәрәҗәдә дияргә була. Минада чатырларда яшәү, Мөздалифәдә урамда төн куну – хаҗ сынауларыннандыр.
Татарстан хаҗилары составында табиблар да бар. Аларга һәрдаим мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Татарстаннан берничә әрҗә белән медикаментлар алынган. Аларны күчереп йөртергә хаҗилар булыша. Табиблар кунакханәдә дә эшләде, Мина җирлегендә дә халыкка ярдәм итәчәк. Әлһәмдүлилләһ, авыручылар арасында авыр симптомнылар юк. Күбесенчә, тамак авырту, борыннан агу, җиңелчә салкын тию белән мөрәҗәгать итәләр. Табиблар тиешле даруларны бирә, эсседән кергәндә кондиционерлардан сакланырга киңәш итәләр.
21 августта, Корбан бәйрәмендә, хаҗилар, Минага кайтып, шайтанны символлаштыручы Җәмәрат дигән зур баганага таш атачак. Шуннан соң хаҗилар исеменнән корбан чалачаклар, ә алар үзләре чәч-тырнакларын кисеп, ихрам халәтеннән чыгачак.
Татарстан хаҗиларының кәефләре яхшы. Алар бу сынауларга рухи яктан да, физик яктан да алдан ук әзерләнде. Хаҗлары җиңеллек белән башкарылсын, Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
Данил Сәфәров, Арслан Ганеев.