Татарстан мөфтие – эшлекле сәфәр белән Кыргызстанда

02 сентябрь 2018 ел 10:08
Татарстан мөфтие – эшлекле сәфәр белән Кыргызстанда

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Кыргызстанга китте. Сәфәренең беренче көнендә үк хәзрәтнең Кыргызстан мөфтие Максатбәк хаҗи Туктамышев белән очрашуы булып уза. Максатбәк хаҗи Татарстан һәм Кыргызстан мөселманнары арасында кардәшлек һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга күп еллар дәвамында бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен Камил хәзрәткә үзенең рәхмәтен белдерә. Ул шулай ук мөфти хәзрәтнең Татарстан мөселманнары тормышында тоткан мөһим ролен һәм исламны күркәм яктан күрсәтеп Россия җәмгыятенең рухи үсешенә тәэсирен билгеләп үтә. 

Очрашу барышында мөселман башлыклары Татарстан һәм Кыргызстан арасында гомумтөрки, татар һәм кыргыз мәдәниятләрен торгызу һәм саклау өлкәсендә, республикаларда яшәүче халыкларның рухи үсеше буенча уртак программаларны тормышка ашыруда, шулай ук җәмгыятьтә Хәнәфи мәзһәбе кыйммәтләрен һәм традицияләрен ныгыту өлкәләрендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында сүз бара. Максатбәк хаҗи Туктамышев Татарстан мөфтие һәм Диния Нәзарәтенең экстремизм белән көрәш һәм мәгариф эшчәнлегенә үзенең теләктәшлеген һәм хуплавын белдерә һәм бу мәсьәләләрдә тәҗрибәләр белән үзара өйрәнеп алмашынырга тәкъдим итә. Мөфтиләр халыкара мәйданда исламга кара ягып, мөселманнарны нахакта гаепләү, ислам кыйммәтләрен бозып аңлату һәм шуны җәмгыятькә көчләп тагу  омтылышлары ясалуны таныйлар. Шул ук вакытта очрашуда бозык идеологияне таратуга һәм ислам турында тискәре ялгыш фикер тудыруга юл куелмаска тиеш дигән нәтиҗәгә киләләр: эзлекле дини сәясәт дини ирек һәм хәзерге заман үсеше белән үрелеп барырга тиеш. 

Бүген, сәфәренең икенче көнендә мөфти Камил хәзрәт мәртәбәле кунак буларак Кыргызстанның яңа Үзәк мәчетен ачылу тантанасында катнашты. Мәчеткә Урта Азиядә Хәнәфи мәзһәбен таратуда зур роль уйнаган бөек ислам галиме имам Сарахси исеме бирелә. Күркәм тантанага кыргыз мөселманнарының куанычын уртаклашырга Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм Төркиянең дин эшләре министры Али Эрбаш та килде - мәчет төрекләрнең "Диянет" фонды тарафыннан төзелде һәм кыяфәте белән Әнкарадагы Коджатепе мәчетен нык хәтерләтә. Сарахси мәчете мәһабәтлелеге белән аерылып тора: 20 мең кешене сыйдыра, 3.5 га хәтле биләмәләргә ия, манараларының биеклеге 68 метрга җитә. 

Кыргызстанга сәфәр кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Күчмә халыкларның III Бөтендөнья Уеннары ачылышында да канашачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы