Камил хәзрәт Сәмигуллин Баш мөфтигә «Хозур» нәшриятының эксклюзив басмасын бүләк итте

24 октябрь 2018 ел 10:03
Камил хәзрәт Сәмигуллин Баш мөфтигә «Хозур» нәшриятының эксклюзив басмасын бүләк итте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфада  «XXI гасыр мәгариф киңлегендә исламның идеаллары һәм кыйммәтләре» дип исемләнгән XI Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашкан вакытта Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдинга истәлекле бүләк тапшырды. Фәнни форум Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең 230 еллыгы һәм оешма рәисенең 70 яшьлеге уңаеннан үткәрелгәнлектән, Камил хәзрәт аңа ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан бастырылган эксклюзив басманы бүләк итте. «Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. 70 яшь. Мәкаләләр һәм интервьюлар җыентыгы» («Талгат хазрат Таджутдин. 70 лет. Сборник статей и интервью») дип исемләнгән китап дин әһеленең юбилеена махсус әзерләнде һәм чикләнгән тираж белән дөнья күрде. Анда Тәлгать хәзрәтнең Россия мөселманнарының бердәмлеге, дини экстермизм проблемалары, имамнар мәсьәләләре, патриотизм һәм дустанә мөнәсәбәтләр турында иң җанлы вәгазьләре, әңгәмәләре һәм докладлары урын алган. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисенә китапны тапшырып, Татарстан мөфтие аңа озын гомер һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы