Аксакаллар каберләрне саклау буенча эшне республика күләмендә башкара

24 октябрь 2018 ел 10:58
Аксакаллар каберләрне саклау буенча эшне республика күләмендә башкара

31 октябрьдә Кукмара мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы республикакүләм күчмә утырышы узачак. Җыелышта  мөфтият, мөхтәсибәтләр һәм җирле хакимият катнашында каберлекләрне тәртипкә китерү буенча эш алып бару турында сүз барачак. Кукмара, Татарстанның башка районнары белән чагыштырганда, зиратларны аеруча пөхтә тоткан, әлеге эшне үрнәк итеп башкаручы район буларак әлеге мөһим җыелышны үзендә кабул итә. Каберлекләрне өйрәнү, зиратларны карау ничек алып барылырга тиеш? Мөфтиятнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов әйтүенчә, 2016 елда Аксакаллар шурасының каберстаннарны тәртипкә китерү буенча башлангычы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. 

Күчмә утырышта катнашучылар өчен Кукмара районы Мәчкәрә авылы зиратына экскурсия оештырылачак. Кунаклар белән дин әһелләре тарафыннан алып барылган эш тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар: каберлекләрне тәртипкә китерү, ташлардагы язуларны уку һәм өйрәнү, борынгы зират урыннарын койма белән әйләндереп алу, дин галимнәренең һәм фидакарь затларның шәҗәрәләрен өйрәнү...

Җыелыш үз эшен сәг. 09.00-да башлаячак. Пленар утырыш - өйлә намазыннан соң. 

Чарада катнашырга теләгән журналистларны теркәү +79172939706 телефоны буенча алып барыла (Резеда Закирова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы