«Туры элемтә»дә – мөфтиятнең социаль проектлары җитәкчесе

26 октябрь 2018 ел 13:43
«Туры элемтә»дә – мөфтиятнең социаль проектлары җитәкчесе

29 октябрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова белән «туры элемтә» узачак. Әңгәмә барышында ул Татарстан мөфтиятенең социаль эшчәнлеге, шул исәптән хәйрия проектлары һәм гошер сәдакасы, турында сөйләячәк.

10.00дән 16.00гә кадәр теләгән һәркем +7 (927) 037- 91-10 телефоны буенча үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак. Моннан тыш, сораулар алдан info@tatar-inform.tatar электрон почтасына кабул ителә.

Җаваплар атна саен чыга торган «Атна вакыйгалары» республика газетасы һәм  intertat.tatar электрон газетасы битләрендә урын алачак.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы