Камил хәзрәт Сәмигуллин имам Раббани оныгы белән очрашты

30 октябрь 2018 ел 08:00
Камил хәзрәт Сәмигуллин имам Раббани оныгы белән очрашты

Бу көннәрдә эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Дубайда шәех Сәйид Солтан әл-Мәдҗра йортында оештырылган мәҗлестә катнашты. Анда ул имам Раббани әл-Фарукиның оныгы – шәех Сәет әл-Әфгани белән танышты. Камил хәзрәт аңа Раббаниның "Мактубат" китабының күренекле татар дин әһеле Мөхәммәдморат Рәмзи тарафыннан фарсы теленнән гарәпчәгә тәрҗемә ителүе һәм шуның белән әлеге хезмәтнең бөтен ислам дөньясына танылуы турында сөйләде. Басма татар дин галимнәре иҗатларына һәм эшчәнлекләренә дә көчле йогынты ясый. Китап Казанда берничә тапкыр бастырыла. Башкала музейларында аның шактый сандагы кулъязма нөсхәләре бүгенгәчә саклана.

Искәртеп үтик: бу көннәрдә Татарстан мөселманнары башлыгы ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә рәсми делегация составында эш сәфәре белән Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре). Татарстан делегациясе сәфәренең төп максаты – Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) кысаларында уза торган чараларда катнашу. Сәфәр кысаларында хәзрәт кичә рәсми очрашулар үткәрде. Аерым алганда, Дубай халыкара премиясе үзәгенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе утырышында катнашты. Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итү буенча эксперт сыйфатында чыгыш ясады. Комиссия әгъзалары үзләре Коръәнне басмага әзерли һәм эш барышында Татарстанның Коръән бастыру тәҗрибәсен куллана.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы