Югары Осланда район имамнары катнашында түгәрәк өстәл узды

19 декабрь 2018 ел 16:33
Югары Осланда район имамнары катнашында түгәрәк өстәл узды

19 декабрь  көнне Югары Ослан яшьләр клубы бинасында район администрация җитәкчесе Марат Зиатдинов "Террорга, дини экстремизмга и радикализмга каршы чаралар" дигән темага район имамнары белән түгәрәк өстәл үткәрде. Кинәшмәдә Диния нәзәратенең төньяк-көнбатыш регионы казые Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин,  социаль - мәдәният сораулар буенча Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалтдинова, имам мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин, имамнар катнаштылар. Район мөхтәсибе Гали хәзрәт мөхтәсибәтнең 2018 елда башкарылган эшләре, террор һәм экстремизмга каршы нинди чаралар эшләнгәне турында  чыгыш ясады. Гөлия Камалтдинова үзенең чыгышында дини оешмалар тарафыннан законлы эш алып бару, мәчетләрнең җир һәм биналарын тәртипкә кертү, террорга, экстремизмга каршы чаралар турында ачыклап үтте. Район җитәкчесе  М.Зиатдинов җирле авыл җитәкчеләренә   һәм  бу мәсәләләрне караучы оешма җитәкчеләренә, имамнарга ярдәм итүләрен таләп итте.  Чаралар  төшке аш һәм  өйлә намазын  уку белән төгәлләнде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы