Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 19 көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк»кә йөрүчеләргә сабын ясау буенча мастер-класс оештырды. Чарада фонд канаты астындагы 13 сабый һәм аларның әти-әниләре катнашты. Мастер-классны «Печка» һөнәрләр мәктәбе хезмәткәре Наталья Казанцева уздырды. Ул балаларга өй шартларында ясалган сабынның файдасы турында сөйләде, шулай ук аның төп компонентлары – нигез, ароматизаторлар һәм буягычларны ничек дөрес кушарга кирәклеген аңлатты. Бу вакытта сабыйларның әти-әниләре пилатес белән шөгыльләнде. Очрашу ахырында балаларны «Зәкят» фонды тарафыннан әзерләнгән бүләкләр һәм чәй өстәле көтте.
«Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проекты авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелә. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Татарстан өчен уникаль саналган әлеге проектның 2017 елның ноябрендә башланган беренче сезоны кысаларында 130 гаилә өчен 500ләп дәрес үткәрелде. Үзәк «үзенчәлекле» балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, социальләштерү максатыннан булдырылды. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Үзәк эшли башлаганнан бирле анда йөрүчеләрнең үсешләрендә уңай динамика күзәтелә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә башка тайпылышлар булган сабыйлар. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады һәм үзенә йөрүчеләр санын 250 кешегә кадәр арттырды. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.