«Зәкят» фондында авыру балаларга иҗади дәрес бирделәр

25 гыйнвар 2019 ел 17:53
«Зәкят» фондында авыру балаларга иҗади дәрес бирделәр

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 19 көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк»кә йөрүчеләргә сабын ясау буенча мастер-класс оештырды. Чарада фонд канаты астындагы 13 сабый һәм аларның әти-әниләре катнашты. Мастер-классны «Печка» һөнәрләр мәктәбе хезмәткәре Наталья Казанцева уздырды. Ул балаларга өй шартларында ясалган сабынның файдасы турында сөйләде, шулай ук аның төп компонентлары – нигез, ароматизаторлар һәм буягычларны ничек дөрес кушарга кирәклеген аңлатты. Бу вакытта сабыйларның әти-әниләре пилатес белән шөгыльләнде.  Очрашу ахырында балаларны «Зәкят» фонды тарафыннан әзерләнгән бүләкләр һәм чәй өстәле көтте.

«Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проекты авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелә. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Татарстан өчен уникаль саналган әлеге проектның 2017 елның ноябрендә башланган беренче сезоны кысаларында 130 гаилә өчен 500ләп дәрес үткәрелде. Үзәк «үзенчәлекле» балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, социальләштерү максатыннан булдырылды. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Үзәк эшли башлаганнан бирле анда йөрүчеләрнең үсешләрендә уңай динамика күзәтелә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә башка тайпылышлар булган сабыйлар. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады һәм үзенә йөрүчеләр санын 250 кешегә кадәр арттырды.  Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы